2 апрель 2015 яңалыклары
-
Инвестицияләр җәлеп итү– үсеш нигезе
Илебез, шул исәптән Татарстан, икътисади яктан шактый авыр чор кичерә. Татарстан башлыгы Рөстәм Миннеханов шушы катлаулы шартларда да республикага инвестицияләр кертүне тәэмин итү буенча нәтиҗәле чаралар күрә.
-
Сугыш хәсрәте китми күңелдән
Сугыш бетеп, дөньялар үз җае белән барса да, авыр фронт юлларын онытып, аны мәңге хәтердән сызып ташлау мөмкин түгел шул.
-
Сугыш чоры балалары: Күз яшьләрсез тыңлап булмый
Сугыш чоры балалары. Гомерләренең иң гүзәл вакытын сугыш урлаган, ачлы-туклы яшәгәннәр, буыннары да ныгымаган килеш тормыш арбасына җигелгәннәр алар. Биектау авылында яшәүче Нурлыхода Гарипованың хатирәләрен күз яшьләрсез тыңлау мөмкин түгел.
-
Бүген нинди һава торышы көтә?
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бъген, 2 апрельдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем күзәтелми. Юлларда бозлавык саклана.
-
Эшнең нәтиҗәсе яхшы булганда гына җанга рухи ләззәт тарала
"Зәңгәр ягулык"ның көнкүрешебезгә кергәненә инде дистәләрчә еллар. Авыл халкы иң әүвәл электр утларының рәхәтен күрсә, йортларга газ тоташтыру утын хәзерләү, ягу мәшәкатьләреннән коткарды.